26 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бер атна эчендә «Водоканал» белгечләре 303 чүп тыгылу очрагын җайга салган
Казанда узган атнада «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре канализациянең 303 чүп тыгылу очрагын тәртипкә китергән һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендәге торба тишелеп 61 су агып чыгу урынын ямаган. 31 объектта төзекләндерү эшләре суны сүндермичә башкарылган, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.
-
Яңалыклар
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кылды
Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, Гарәфә көне – хаҗ вакытында Гарәфә үзәнлегендә тору – билгеләп үтелә. Бу урыннарга хаҗ кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Казанда Сара Садыйкова урамында транспорт хәрәкәтен бер елга якын туктатачаклар
Казанның Сара Садыйкова урамында транспорт хәрәкәтен бер елга якын чикләячәкләр. Әлеге күренеш яңа торак комплексын төзүгә бәйле, дип хәбәр Казан мэриясе.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасы депутаты мәктәп укучысы рационына ГОСТ булдыру планы турында белдерде
Россиядә мәктәп укучысы рационына ГОСТ булдырырга ниятлиләр. Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Корбан бәйрәмендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.
-
МӨҺИМ
Солтан хәзрәт Морадыймов: «Корбан итен сатып та, сатып алып та булмый»
Корбан гаете быел 27 майга туры килә. Әлеге бәйрәмне ел саен каршыласак та, кагыйдәләрен искә төшерүнең зыяны булмас. Сораулар да аз түгел. Мәсәлән, әлеге бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Гаеткә кадәр корбан чалу дөресме? Бу сорауларга «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов җавап бирде.
-
Җәмгыять
Кайтып җитә алмаганнар: Татарстанда юлларда үлүчеләр кимеми
Ел башыннан Татарстан юлларында 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 113 кешенең гомере өзелгән, 1268 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 24 кешегә арткан. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казан ЦУМында яңа бизнес-үзәк ачыла
ЦУМ креатив кластерының эшлекле блогы – «А» классындагы заманча яңа конгресс-офислар үзәге эшлекле чаралар үткәрү һәм креатив индустрияләр белән шөгыльләнүчеләрнең офисларын урнаштыру өчен күпфункцияле үзәк булып тора.
-
Яңалыклар
СВОда катнашучы егет гаилә корган
Бу көннәрдә Балтач ЗАГСында үзгә язылышу тантанасы үткән.
-
Сәламәтлек
Арумы, әллә «яну»мы?
Карап торышка әллә ни куркырлык сәбәпләр күренмәсә дә аннан интегүчеләр саны елдан-ел арта. Эмоциональ «яну» – глобаль кризиска әверелеп бара, дип чаң суга белгечләр. Дөньяда хезмәт яшендәгеләрнең 67 процентка якыны әлеге бәладән интегә.
-
Яңалыклар
Югалган Россия Героеның яңа проект әзерләгәнлеге турында сөйләгәннәр
Кузбасста Россия Герое Алексей Асылханов, югалыр алдыннан, мәктәпкәчә учреждениеләр өчен яңа педагогик проект әзерләгән. Эзсез-хәбәрсез юк булган ир-атның коллегалары “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән.
-
Җәмгыять
«Нефтехим»ның волонтерлары «Ак каен» мәчете янындагы паркта 70 төп каен агачы утыртты
Акция СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә узды.
-
Җәмгыять
«Прайм-эра»: рәхәт тормыш кырыктан соң башлана
«Кызлар, «прайм-эра»га керер вакыт җитте!» Социаль челтәрләрдә утырсагыз, әнә шундыйрак эчтәлектәге видеолар\постларга юлыкканыгыз бардыр. Гадәттә, аларны үз-үзеңне яратырга, башкалар фикеренә колак салмаска әйдәүче туташ-ханымнар тарата. «Прайм-эра» дигәне нәрсә була соң? Аңлатабыз.
-
Яңалыклар
Татарстанда машина рулендәге 72 яшьлек хатын-кыз һәм аның 95 яшьлек әтисе авариядә һәлак булган
Казанда Оренбург трактында килеп чыккан авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» республика Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов мәгълүматларына таянып яза.
-
Интервью
Психолог Мария Еникеева: «Илһамны көчләп китереп тә, көчләп эшләтеп тә булмый»
Илһам килгәнен көтәм... Нинди дә булса эшкә алыныр алдыннан, теләк яки көч булмаса, әнә шул сүзләрне әйтергә яратабыз. Илһамның килү-китүе иҗат кешеләре өчен бигрәк тә мөһим. Аны чакырып китереп буламы икән? Килсә, ничек җибәрмәскә? Нәрсә соң ул – илһам?